news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә беренче Татар халыкара Люберцы уеннары башланачак

Командалар составында кимендә биш кеше булуы шарт.

(Мәскәү, 20 апрель, "Татар-информ", Римма Гомәрова). 21 апрельдә Мәскәү өлкәсе Люберцы районының Вялка авылында Беренче Татар Халыкара уеннары башланачак. Оештыручылар — җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте, район мөселманнары җәмгыяте, Люберцы шәһәр округының җәмгыять палатасы, "Офицерлар җыелышы" хәйрия үзәге, Люберцы шәһәре округы депутаты Сергей Долгов.

21 апрель көнне иртәнге 11 сәгатьтә башланачак программа ун төрдәге бәйгедән тора: эстафета, чүлмәк вату, капчык сугышы, армреслинг, төз ату, аркан тартышу, картинг һ.б. Уеннарга татар милләте вәкилләре генә түгел, башка милли оешма командалары да чакырыла, бәйгеләрдә Мәскәү өлкәсеннән читтә яшәүчеләр дә катнаша ала. Ярышчылар өчен аш табыны әзерләнәчәк.

Командалар составында кимендә биш кеше булуы шарт.

Уеннарга гариза бирү тәртибе, ярышларның нигезләмәләре кебек рәсми мәгълүмат белән Мәскәү өлкәсе татарларының ВК сайтындагы төркемендә танышырга була

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100