news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге китапханәләргә татар китаплары бүләк итә башлады

Татар милли-мәдәни чаралары вакытында мәктәпләргә һәм китапханәләргә татар китаплары тапшырылачак.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге өлкә китапханәләрен татарча һәм татарлар турында китаплар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә башлады. Татар мәдәни үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бу хакта күптән түгел оешма советы утырышында хәл ителгән.

Татар милли үзәге рәисе Фуад Солтанов фикеренчә, совет чорында кебек, хәзер дә китапханәләрдә төрле халыкларның әдәбиятын тәкъдим иткән китап киштәләре булырга тиеш. Чөнки, мәсәлән, татарлар һәм Татарстан турында, татар телендә, татар авторларының китаплары Россия төбәкләрендәге китапханәләрдә бик аз.

“Китапханәгә китап бүләк ит” проекты кысаларында, Татар милли үзәге төрле милли-мәдәни чаралар вакытында мәктәп һәм шәһәр китапханәләренә китаплар бүләк итәчәк. Шул рәвешле, декабрь аенда гына Люберцы шәһәрендәге 16нчы гимназиягә китаплар тапшырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100