Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү өлкәсе Щёлково шәһәре мәчете имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Сәйфетдинов вафат
Ринат хәзрәт 2001 елда "Равил" мәчетенә нигез салган күренекле дин әһеле буларак билгеле.
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). 22 декабрьдә Щёлково шәһәрендә урнашкан "Равил" мәчете имам — хатыйбы Ринат хәзрәт Сәйфетдинов 72 яшендә вафат булды. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Региональ милли-мәдәни татар мохтарияте хәбәр итә.
Ринат Сәйфетдинов Татарстанда туган. 1968 елда Мәскәүгә күченә. Хәрби академияны тәмамлаганнан соң летчик булып хезмәт итә. Ислам дине нигезләренә Мәскәү ислам университетында өйрәнә.
Мәскәүдә "Иман" дини җәмгыяте 20 елдан артык эшләп килә. 2001 елда Ринат Сәйфетдинов Щёлково шәһәренең "Равил» мәчетенә нигез сала. Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эш башкарганы өчен, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнә. Бөтендөнья татар конгрессының 4 съезды делегаты булып сайлана.
"Ул күпләрнең хәтерендә намуслы һәм үз халкына тугры булган шәхес буларак истә калачак. Урыны оҗмахта булсын Ринат хәзрәтнең", - диелгән Мәскәү өлкәсенең Региональ милли-мәдәни татар мохтарияте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз