news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәү өлкәсе Орехово-Зуево татарлары "Иман нуры" газетасының 2нче саны чыккан
Яңа басма нәширләре ислам дине нигезләре, татар теле, татар халкының гореф-гадәтләре, каладагы татарлар тормышы белән таныштыруны максат итеп куйган.
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәрендә "Иман нуры" дип исемләнгән газета чыга башлаган. Газетаның инде икенче - апрель саны белән дә танышырга мөмкин. Бу хакта шәһәрнең Татар-ислам мәдәни үзәге хәбәр итә.
Басма үзе рус телендә. Ул айга бер тапкыр бастырыла. "Иман нуры"нда, исеменнән үк күренгәнчә, дин һәм ислам нигезләренә басым ясала. Шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, Орехово-Зуевада яшәүче татарлар тормышы хакында мәгълүматлар табарга, яңалыклар белән танышырга мөмкин.
Басманың бер бите тулысынча татар телен өйрәнүгә багышланган. Сәхифә татарча-русча сүзлек формасында эшләнелгән. Кыска гына (2-3 җөмләле) әңгәмәләр урнаштырылган. Сәхифә үзе "Татар теле" дип атала.
Орехово-Зуево татарлары активисты Дамир Булатов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, киләчәктә газета битләрендә татар телендә вәгазьләр дә урын алачак.
Хатын-кыз һәм ислам темасы да газетада киң яктыртылган. Алар өчен махсус "Мөслимә"("Мусульманка") сәхифәсе эшләнелгән.
"Иман нуры"ның соңгы битендә исә татар халык милли ризыклары рецептлары урнаштырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot