news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсе мөселманнары мохтаҗларга ифтар өчен азык-төлек таратачак

Быел изге Рамазан ае «Мәчетем - минем йортым, минем җәмгыять - минем гаиләм» шигаре белән уза.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте дин әһелләре арасында дини элемтәләрне ныгыту максатыннан «Бергәләп гамәл кылабыз» хәйрия акциясен башлап җибәрде. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Быел изге Рамазан ае «Мәчетем - минем йортым, минем җәмгыять - минем гаиләм» шигаре белән уза. Мәчетләрдә барлык мөселманнар өчен гадәти булган ифтар һәм тәравихлар юк.

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Рамазан ае дәвамында мохтаҗларга ифтар өчен азык-төлек таратачак. Акциягә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр шәһәр округы имамы белән элемтәгә керә ала. Имамнарның контактлары Диния нәзарәте сайтындә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100