news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсе мөселманнары мөхтәсибәт җыенына берләште

Яңа оешманың иман-мөхтәсибе итеп бертавыштан Дауд Мөхетдинов сайланды.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе мөселманнары Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы мөхтәсибәт җыенына берләште, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Яңа оешманың иман-мөхтәсибе итеп бертавыштан Дауд Мөхетдинов сайланды. Оешманың рәисе Тимур Шәмсетдинов, аның урынбасары Магомед Гитинов булачак.

Дин эшлеклеләре традицион ислам динен тотулары һәм шәригать кануннары буенча яшәргә әзерлекләрен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot