news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте Корбан гаетендә хәйрия акциясе уздыра

Билгеле булганча, корбанга чалынган малның бер өлеше мохтаҗларга бирелергә тиеш.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Корбан Гаете көнне Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Бу хакта өлкә мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Билгеле булганча, корбанга чалынган малның бер өлеше мохтаҗларга бирелергә тиеш. Шуны истә тотып, Ислам көллияте җирле мөселманнарны китерелгән корбаннарның күпмедер өлешен көллиятен студентларына, хәер буларак тапшырырыга өнди.
 
"Ислам көллияте Корбан бәйрәме көннәрендә үз студентларына ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе уздыра. Сез корбанга заказ бирергә һәм аның 2/3 өлешен яисә тулысынча көллият студентларына хәер буларак бирә аласыз", - диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot