Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә татар ризыгы һәм милли кием белән таныштырачаклар
2 февральдә Пушкино шәһәрендә узачак фестивальдә концерт программасы, кышкы уеннар, викториналар, чана, чаңгыда шуу һ.б. булачак.
(Мәскәү, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Наилә Исхакова). 2 февральдә Пушкино шәһәрендә Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә татар ризыклары тәкъдим ителәчәк, милли киемнәр күрсәтеләчәк. Бу хакта "Татар-информ"га фестивальне оештыручы Рафек Вәлитов хәбәр итте.
Фестивальне оештыручы сүзләренчә, чарада төрле милләт вәкилләре катнашачак. "Халкыбызның мәдәнияте белән таныштырыр өчен, фестивальдә катнашучыларга без татар ризыкларын тәкъдим итәчәкбез, милли киемнәрне күрсәтәчәкбез", - диде ул.
"Безнең туган ягыбызда, Түбән Новгород өлкәсендә электән үк кышкы уеннар оештырылган. Мәскәүнең үзендә һәм Мәскәү өлкәсендә якташларыбыз күп булганга күрә, без Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә фестиваль уздырырга булдык", - диде Рафек Вәлитов.
Фестивальнең ачылу тантанасы 12:00 сәгатькә планлаштырылган. "Чарада катнашучыларны кышкы уеннар, викториналар көтә. Шулай ук концерт программасы, чана, чаңгыда һәм тау шуу да каралган. Намаз уку өчен аерым мәйданчык, балалар комплексы да булачак", - дип әйтте Рафек Вәлитов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз