Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Мәскәү Кремлендә ХХI гасырда Россиядә җылылык-энергетика комплексы үсеше юллары буенча фикер алышалар
^Мәскәү Кремлендә ХХI гасырда Россиядә җылылык-энергетика комплексы үсеше юллары буенча фикер алышалар
(Казан, 21 март, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Бүген Мәскәүдә “XXI гасырда Россия җылылык-энергетика комплексы” III Бөтенроссия энергетика форумы үз эшен башлады. Форумда Россиянең җылылык-энергетика комплексының үсеш юллары һәм проблемалары буенча фикер алышыначак.
Әлеге форум алдагыларыннан озак баруы белән аерылып тора. Россиянең җылылык-энергетикасы сәнәгате белгечләре биш көн дәвамында пленар утырышлар һәм "түгәрәк өстәл"ләр вакытында үз проблемалары буенча фикер алышачак. Программада электр энергетикасы, газ, күмер һәм нефть көннәре үткәрү каралган.
Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов бүген җылылык-энергетика комплексының Россия икътисадында төп хәрәкәт итүче көч булып торуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта күпләр икътисад үсешенең төп проблемаларын нәкъ аның белән бәйли. Сергей Миронов сүзләренчә, бүген Россия "голланд авыруын" кичерә, ул җылылык-энергетика комплексы белән башка тармаклар арасында үсеше темплары балансы булмауда чагыла. "Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен төгәл дәүләт сәясәте, икътисад үсешенә индикатив план кертү кирәк. Без бүген җылылык-энергетика комплексына "савым сыеры" итеп карамаска тиеш, ди Россия парламентының югары палата рәисе. Сергей Миронов форум эшенең нәтиҗәсе илнең үсешенә сизелерлек йогынты ясаячак уйланылган, конструктив карар булачагына ышанычын белдерде.
РФ транспорт министры Игорь Левитан үз докладында Россиянең бүген җылылык-энергетика комплексы һәм транспорт инфраструктурасының үзара бәйләнеше проблемаларына киңрәк тукталды.
Россиянең җылылык-энергетика комплексы үсеш динамизмын югалта һәм киләчәктә елына 5 проценттан артык темплар белән үсә алмаячак, диде үз чыгышында РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Шаронов. Андрей Шаронов фикеренчә, бүген нефть эшкәртү тирәнлеген арттыру һәм геологик күзәтү күләмнәрен үстерү төп бурычлар булып тора.
Якын араларда файдалы казылмалар табуга салым ставкаларын дифференциацияләү турындагы карарны кабул итәргә кирәк, дип белдерде Федераль энергетика агентлыгы җитәкчесе Сергей Оганесян. “Бүгенге файдалы казылмалар табуга салым белән булган вәзгыять нефтьчеләрне авыр батыла торган запаслы табышсыз скважиналарны ябарга мәҗбүр итә, ә моңа юл куярга ярамый”, - дип ассызыклады ул. Агентлык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә яңа ятмаларда “кара алтын” чыгаручы нефть компанияләре шактый каршылык күрсәтә. Шул ук вакытта Көньяк федераль округ, Татарстан һәм Башкортстан компанияләре файдалы казылмалар табуга салым турындагы законнар җыелмасындагы кичектергесез үзгәрешләр турында таләп итә, диде Сергей Оганесян.
Пленар утырышта “Россиянең бердәм энергетика системасы” РАҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс доклад белән чыгыш ясады, ул РФ энергетика системасын реформалауның башлангыч нәтиҗәләрен чыгарды. 2006 ел азагына РАҖ реформалау тәмамланачак, дип ассызыклады Анатолий Чубайс. Бүген 72 АҖ-энерго төзелгән, алар төбәкара компанияләргә берләшәчәк. Шундый барлыгы 14 территориаль генерацияләү компаниясе булачак. Бүген аларның 8е төзелгән. А.Чубайс фикеренчә, бүген нәкъ менә электр энергетикасы инвестицияләргә мохтаҗ.
Форум кысаларындагы тематик “түгәрәк өстәлләр ” эшендә Татарстан вәкилләре дә катнаша. Алар арасында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт киңәшчесе Ренат Мөслимов, “Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе”, “Татнефть”, “Түбән Кама Нефтехим” компанияләре вәкилләре бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз