news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү компаниясе Данис Зариповның "ЗаряД" заводын икенче тапкыр судка биргән

«Новэкс Приоритет» җәмгыяте хоккей кәшәкәләре заводыннан 1,4 миллион сум алырга һәм "ЗаряД" белән аренда килешүен өзәргә тели.

Мәскәү компаниясе Данис Зариповның "ЗаряД" заводын икенче тапкыр судка биргән
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Новэкс Приоритет» компаниясе Данис Зариповның “ЗаряД” заводын икенче тапкыр судка биргән. Бу хактагы мәгълүмат Татарстан Арбитраж судының электрон эшләре картотекасында басылган.

Бу юлы мәскәүлеләр “ЗаряД”тан 1,4 миллион сум алырга тели. Бу суммага аренда өчен түләүләр буенча бурычлар, дәүләт җыемы буенча чыгымнар кергән.

«Новэкс Приоритет» компаниясе җитештерү һәм склад биналарын (барлыгы 1700 квадрат метр) арендалау килешүен өзәргә ниятли.

Мәскәүлеләр беренче дәгъваны агымдагы елның маенда биргән. Анда хоккей кәшәкәләре заводыннан 2,7 миллион сум таләп ителгән. Октябрьдә Татарстан Арбитраж суды гаепле яктан 483 мең сум түләтү турында карар чыгарган. Предприятие бу карар белән килешмәгән.

«ЗаряД» өч тапкыр дөнья чемпионы, “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Данис Зариповның заводы. Хоккей кәшәкәләре җитештерүче завод "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты статусына ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100