news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале Пекинга кадәр озынайтылырга мөмкин

Әлеге мәсьәлә быел Россия-Кытай төркеме киңәшмәсендә каралачак

(Казань, 19 май, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале Пекинга кадәр озынайтылырга мөмкин. Әлеге мәсьәлә быел Россия-Кытай төркеме киңәшмәсендә каралачак. Бүген бу хакта "Россия тимер юллары" ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин Мәскәү («Интерфакс«) – Түбән Новгород – Казан («Татар-информ») видеокүпере барышында белдерде.

А.Мишарин искәртеп узганча, 8 май көнне РФ Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин катнашында Россия Транспорт министрлыгы Кытайның Үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты, "Россия тимер юллары" ААҖ һәм Кытайның "China Railway" дәүләт компаниясе Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален төзүдә хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Төзелешнең гомум бәясе 1 трлн сумнан артык тәшкил итә. Мәскәү - Казан участогы киләчәктә озынайтылып, Мәскәү - Пекин югары тизлекле магистраленең бер өлеше булырга мөмкин.

Әлеге проектның якынча бәясе 7 трлн сумга бәяләнә.  Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале  770 чакрым тәшкил итәчәк, шул арадагы юлга поездда 3 сәгать 30 минут вакыт китәчәк.          

news_right_1
news_right_2
news_bot