news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале Кытай Халык Республикасы акчасына төзеләчәк

Россиягә Пекинның магистральне Кытай җиһазлары нигезендә төзү таләбе белән килешергә туры килде

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале төзелеше буенча Россия-Кытай меморандумы имзаланырга тиеш, дип яза «КоммерсантЪ». Искәртеп үтик: төзелеш 1,07 трлн сум бәяләнә.

Россиягә Пекинның магистральне Кытай җиһазлары нигезендә төзү таләбе белән килешергә туры килде. Экспертлар бәяләвенчә, Пекин проектның үзен аклавын алай ук таләп тә итмәскә мөмкин, чөнки, иң мөһиме, машина төзелеше продукциясен сату базарын булдырды.

Бүген Россия Транспорт министрлыгы, Кытайның үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты, “Россия тимер юллары” ААҖ һәм "China Railway" РФ Президенты Владимир Путин һәм КХР рәисе Си Цзиньпин катнашында югары тизлекле магистраль төзелеше кысаларында хезмәттәшлек турында меморандум имзалаячак. Әлегә меморандумга хезмәттәшлекнең база өлешләре генә кертелгән: инвестиция күләме һәм якларның вазифалары, ә төгәл адымнарны ел ахырына кадәр килешүгә кертергә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100