Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү-Казан тизйөрешле трассасында йөрү бәясе билгеле булды
«Автодор» башлыгы сүзләренчә, трассада тизлек режимы сәгатенә 110-130 километр булырга мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү-Казан тизйөрешле трассасында йөрү җиңел машиналар өчен иң күбе 2,5 мең сум һәм йөк машиналары өчен 6-7 мең сум булачак. Бу турыда «Автодор» дәүләт компаниясе башлыгы Вячеслав Петушенко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Бу юлда йөрү җиңел машина өчен 2,5 мең сум һәм йөк машинасы өчен 6-7 мең сум. Хәзер М11 юлында йөрү дә шул бәягә төшә. Бу транспондердан башка, акча белән генә. Транспондер белән ышанычлы программа булачак, аны янә караячаклар», - диде Вячеслав Петушенко.
«Автодор» башлыгы сүзләренчә, трассада тизлек режимы сәгатенә 110-130 километр булырга мөмкин.
«Без өметләнгән исәп-хисап тизлеге сәгатенә 150 километр. Бүген закон буенча сәгатенә 110 километр тизлек белән йөрү каралган. Без хәзер җәйге чорда сәгатенә 130 километр тизлек белән йөри торган юлларны карыйбыз», - дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз