Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү – Казан түләүле трассасын Владивостокка кадәр салырга җыеналар
Автомобиль юлын 2020 елда төзи башлыйлар.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). 2020 елда төзелә башлаячак Мәскәү — Казан тиз йөрешле трассасын Владивостокка кадәр салырга планлаштыралар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Мәскәү - Казан автотрассасын төзү дүрт этапта узачак. Ул ике төп төп участоктан, 2020 елда төзелә башлаячак Мәскәүдән алып Владимирга кадәрге һәм Казанның әйләнеч юлыннан башлана. Эшләрнең ике этабын 2024 елга тәмамлау планлаштырыла.
«Без аның [Мәскәү — Казан трассасы] Владивостокка кадәр җитүен теләр идек. Бу кайчан булачак? Әлегә 2030 елга Екатеринбургка барып җитү планлаштырыла. Хәер, берничә елдан соң без алга таба кая барачагыбызны хәл итәчәкбез», - дип сөйләде ТАССка «Автодор» башлыгы Вячеслав Петушенко.
Сүз уңаеннан, тиз йөрешле автокоридорны Владивостокка кадәр озайту илнең социаль-икътисади үсешенә бәйле булачак, дип өстәде Петушенко.
Мәскәү — Казан трассасы проекты төзелә торган «Европа — Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының бер өлеше булып тора. Юлны тулысынча 2027 елда төзергә планлаштыралар. Автотрассаны төзүне финанслауның гомуми күләме якынча 730 млрд сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз