Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү кардиологы спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен кинәт үлү куркынычы югары булуын әйтте
Табиб әйтүенчә, кинәт үлеп киткән күп кенә пациентларның йөрәгендә ион каналлары геннары мутациясе ачыклана.
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Спорт белән шөгыльләнүчеләрдә кинәт үлем куркынычы ике тапкыр югарырак. Бу хакта бүген Казанда “Кардиологиядә генетика” фәнни-гамәли конференциясендә Мәскәү шәһәренең 51 нче шәһәр хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары бүлеге мөдире, кардиолог Дмитрий Затейщиков әйтте.
“Профессиональ спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында кардиомиопатия социаль әһәмияткә ия проблема. Профессиональ спорт белән шөгыльләнү кинәт үлем куркынычын ике тапкыр арттыру беркемгә дә сер түгел”, - ди белгеч.
Ул спорт белән шөгыльләнгәндә кешенең кинәт үлеп китү сәбәпләре ачыклануын әйтте. “Кардиомиопатиянең төрле сәбәпләре бар. “Сәламәт йөрәк” очракларында, үлгәч тикшерелгән күп кенә пациентларның йөрәгендә ион каналлары геннары мутациясе ачыклана”, - диде Затейщиков.
фото: Гөлнар ГарифуллинаТабиб сүзләренчә, кинәт үлемнең иң зур куркынычы триатлон спорт төрендә. “Илнең олимпия җыелмаларыннан алынган материалларыбыз бар. Безнең аша узган 900 кешедә кардиограммада утызлап кешедә кинәт үлем билгеләре табылган, уникесендә үтерерлек мутацияләр ачыкланган. Гомере буе спортта югары казанышларга омтылган кешегә ниндидер мутация мөһим дә түгел кебек”, – ди ул.
“Теләсә-нинди мутациядән кеше үлә дигән сүз түгел. Ә менә баланы спортка биргәнче үк шушы тикшеренүләрне үткәрергә өйрәнсәк, менә монысы дөрес булыр иде. Әгәр балада йөрәк авырулары билгеләре табылса, зур спортка бирү кирәкми. Бу карарлар инде кире борылырга ярамаган этапта түгел, ә балалар кардиологиясе дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш”, - дип белдерде кардиолог.
Дмитрий Затейщиков докладында кардиологиягә онкология, алкоголизм йогынтысы турында да сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз