news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү күргәзмәсендә КАМАЗ ашыгыч ярдәм машинасы тәкъдим ителде

Хәзерге вакытта ким дигәндә, шундый җиде КАМАЗ–43502 "ашыгыч ярдәм" машинасына төбәкләрдән заказ бар.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ") Мәскәүдә узган “Сәламәтлек саклау-2016” 26 нчы халыкара күргәзмәдә “КАМАЗ” йөк машинасы шассие нигезендә ясалган “ашыгыч ярдәм” машинасы тәкъдим ителде. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Салкынга да, юлсызлыкка да түзә торган әлеге "ашыгыч ярдәм" машинасы Ерак Төньяк шартларында файдаланылачак. Аның махсус фургоны заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Бүген бу машина Магадан өлкәсендә сынау узачак. Хәзерге вакытта инде ким дигәндә, шундый җиде КАМАЗ–43502 "ашыгыч ярдәм" машинасына төбәкләрдән заказ бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot