news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр

«Мәдинә» нәшрият йорты Мәрҗани хезмәтләрен яңадан бастырып чыгару, рус һәм башка телләргә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү ислам институтында мәшһүр татар дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Мәскәү ислам институтында дин белгеченә багышланган лекция узды. Вузның уку-укыту эшләре буенча проректоры Рәис Измайлов студентларга Мәрҗанинең язмышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

Мәрҗанинең 30дан артык хезмәте бар, аларның күпчелеге гарәп телендә нәшер ителгән. Бүген «Мәдинә» нәшрият йорты аларны яңадан бастырып чыгару, рус һәм башка телләргә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Әлеге нәшриятта дин белгече турында «Метеор веры» дигән биографик повесть дөнья күрде.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100