news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү җирлеге һәм Татарстанның Саба районы арасында килешү имзаланды

Килешүне Мәскәү хакимияте башлыгы Дания Андрецова һәм Татарстанның Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов имзалады.

Мәскәү җирлеге һәм Татарстанның Саба районы арасында килешү имзаланды
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 25 августта Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы һәм Мәскәү шәһәренең Мәскәү җирлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешүдә инновацион технологияләр җәлеп итү тармакларында мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу, мәдәният, спорт, туризм төрләрен үстерү, IT-технологияләр һәм башка яңа технологияләрне гамәлгә кертү һәм куллану, муниципаль берәмлекләр территориясендә яшәүче татар халкы белән элемтәләр урнаштыру, кадрлар әзерләү буенча тәҗрибә алмашу, хезмәткәрләрнең һөнәри күнекмәләрен һәм белемнәрен арттыру кебек мөһим юнәлешләр беркетелгән.

Килешүне Мәскәү хакимияте башлыгы Дания Андрецова һәм Татарстанның Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов имзалады.

Чарада шулай ук Мәскәү шәһәренең Троицк һәм Яңа Мәскәү административ округлары префекты Дмитрий Набокин, префектның беренче урынбасары Игорь Окунев, Мәскәү җирлеге башлыгы Владимир Чирин, Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Фәннур Гарифуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot