news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү хөкүмәте Җәмигъ мәчете төзелешенә проект-смета документларын ноябрь аенда раслаячак

Мәскәү хөкүмәте Җәмигъ мәчете төзелешенә проект-смета документларын ноябрь аенда раслаячак

(Мәскәү, 5 октябрь, «Татар-информ», Руслан Поляков). Мәскәү хөкүмәте Җәмигъ мәчете төзелешенә проект-смета документларын ноябрь аенда раслаячак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Мөфтиләр шурасы рәисенең инвестицияләр сәясәте буенча урынбасары Мансур Шакиров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Выползово тыкрыгында хәзер эшләп килә торган мәчет янынды намаз залы булачак урында котлован казылган. Моның өчен иганәчеләр акчасыннан 20 миллион сум акча тотылган. Төзелешнең төп инвесторы шәһәр хакимияте булачак.

Исегезгә төшерәбез, 27 май көнне Россия Мөфтиләр шурасы «Мөселманнар тынычлык һәм татулык яклы» дип исемләнгән конференция үткәрде, ә икенче көнне Мәскәүнең яңа җәмигъ мәчете булачак урынга истәлек капсуласы белән таш салынды. Мөфти Равил Гайнетдин бәйрәм гыйбадәте үткәрде. Үзенең вәгазендә мөфти Выползово тыкрыгында яңа мәчет төзелешенә урын биргән шәһәр хакимияте ярдәме белән, гыйбадәт кылырга 5 меңләп мөселман җыела алачак, дип билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot