news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Хөкүмәте киңәшчесе Миңнехановның Instagram битен «дөрес микс» дип бәяләде

Кермен Манджиева замана дәүләт хезмәткәрләре өчен социаль челтәрләр алып баруның мөһимлеген әйтте.

Мәскәү Хөкүмәте киңәшчесе Миңнехановның Instagram битен «дөрес микс» дип бәяләде
instagram.com/rusminnikhanov/

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Мәскәү Хөкүмәтендә киңәшче, стратегик коммуникацияләр буенча консультант Кермен Манджиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram социаль челтәрендәге аккаунтын бәяләде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда уза торган Tat.Digital 2.0 конференциясе кулуарларында сөйләде.

«Мин Рөстәм Миңнехановның Instagram битен карыйм. Ул үз аккаунтын бик профессиональ алып бара, анда шәхси, дәүләт, социаль хәбәрләр дә җитәрлек. Бу яхшы, дөрес микс», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Кермен Манджиева шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә халык белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, ә хәзерге заман җәмгыяте үсеше шартларында моны социаль челтәрләрдә моны эшләү уңайлырак, диде.

«Дәүләт хезмәткәре — халык хезмәтчесе, ул нинди үзгәрешләр һәм реформалар кертүе, шәһәр һәм җавап бирә торган территориянең ничек яхшыртуы турында сөйли. Халыкка мәгълүматны аудиторияң булган урында хәбәр итәргә кирәк. Бүген бу социаль челтәрләр», — дип аңлатты белгеч.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, вазифаи зат өчен аңлаешлы һәм чын булу мөһим, ә аккаунт алып барыла торган конкрет социаль челтәрнең мәгънәсе юк.


news_right_1
news_right_2
news_bot