news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Губерния театры Казанда беренче тапкыр спектакльләр куя

Кала тамашачысы өчен актерлар махсус рәвештә татарча сүзләр өйрәнгән

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 24-28 февраль көннәрендә Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерния театры Казанда беренче тапкыр спектакльләр куя.

Тамашачыларга театрның иң яхшы спектакльләре: “Нашла коса на камень” (А.Н. Островский әсәрләре буенча), “Прекрасное Далёко” (Д.Привалов фәлсәфи фантазиясе), “Первое второе пришествие” (А.Слаповский мәсәле) һәм балалар өчен “Про трех отважных поросят” мюзиклы тәкъдим ителә.

Тамашалар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексы сәхнәсендә күрсәтелә.

Спектакльләрдә Сергей Степин (“Кадетство”, “Солдаты”, “Исаев”, “Водитель для Веры” картиналары буенча танылуы), Антон Хабаров (“Закрытая школа»” сериалы, “Братаны”, “Две зимы и три лета” фильмнары), Карина Андоленко (“Пепел”, “Папа для Софии”, “Вангелия” сериалларында төп геройларны башкаручы), Галина Бокашевская (“Опера”, “Десантура”, “Сестры”, “Тоталитарный роман” теле- һәм кинофильмнар героинясы), Валерия Ланская (“Принцесса цирка”, “Жаркий лед”, “Есенин” фильмнары), Александр Соколовский (“Страсти по Чапаю”, “Молодёжка”), Дмитрий Дюжев һ.б. танылган артистлар уйный, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, “Нашла коса на камень” спектакльлендәге урам җыештыручы — татар, гәрчә ул рольне беркайчан да татарча сөйләшмәгән Андрей Чанцев уйнаса да. Ә Дмитрий Дюжевның Васильков герое исә Казан тамашачысы өчен махсус рәвештә татарча берничә сүз өйрәнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot