news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Губерна театры артистлары Казанда татарча сөйләшә

Театрның Татарстан башкаласында гастрольләре башлана

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Алсу Гатауллина). А.Н. Островский әсәре буенча сәхнәләштереләчәк “Нашла коса на камень” спектакленең геройлары татарча сөйләшәчәк. Бу хакта кичә “Татар-информ” МА мәйданчыгында узган матбугат конференциясендә Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Сергей Безруков хәбәр итте.

Журналистлар белән очрашуда актер Дмитрий Дюжев, актриса, Мәскәү Губерна театры спектакльләренең тифлокомментаторы Ирина Безрукова, “Нашла коса на камень” спектакле артистлары Карина Андоленко, Галина Бокашевская һәм Антон Хабаров та катнашты.

Искәртеп үтәбез: әлеге театрның гастрольле Казанда 24-28 февраль көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә һәм “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак.

Сергей Безруков сүзләренчә, бу аларның беренче гастрольләре моңа кадәр театр Санкт-Петербург каласына гына барырга һәм тамашачыларга “Нашла коса на камень” спектаклен тәкъдим итәргә өлгергән.

Казан тамашачысы исә узган сезон премьераларын карый алачак. “Без сезгә үзебезнең театрның берничә юнәлештә барган үсешен күрсәтергә телибез. Классикадан − А.Н. Островский әсәрләре буенча куелган “Нашла коса на камень” спектакле, заманча драматургиядән − Алексей Слаповскийның “Первое второе происшествие” мәсәле, Данила Приваловның “Прекрасное Далеко” фәлсәфи фантазиясе һәм балалар өчен “Про трех отважных поросят” мюзиклы тәкъдим ителәчәк. Классика — ул нигез һәм театрның репертуарында һәрвакыт булырга тиеш, рус классикасы гына түгел, ә дөнья классикасы булу да шарт”, - дип сөйләде Сергей Безруков. Аның сүзләренчә, “Первое второе пришествие” спектакле уйланучы һәм Евангелие белән таныш тамашачыга юнәлдерелгән. Әлеге спектакль глобаль фәлсәфи проблемалар, күңел хакында уйланучылар өчен. “Первое второе пришествие”ның фәлсәфәсе — күңелдә Алланы табуга корылган. Әсәр бик шаян рухта язылган. Бу − кешеләрне берләштерүче диннәр һәм конфессияләр хакында тарих түгел, ә кешеләр, яхшылык һәм яманлык турында. “Әлеге юнәлештә эшләвебез минем өчен мөһим. Күңел ачып, бәйрәм итеп утыра торган спектакльләр генә түгел, ә җитди, уйлау сәләтен үстерүче спектакльләрнең дә булуы кирәк”, - дип саный театрның сәнгать җитәкчесе.

Ул “Прекрасное далеко” спектакле хакында да сөйләде. Бу — фәрештәләр хакындагы хыялый спектакль. “Ул — сезнең һәм безнең турыда булган тарих, һәм аны ачык күңел белән карарга кирәк. Спектакльдә Премь артисты Антон Богдановның дебюты булды”, - дип өстәде С. Безруков. “Минемчә, артистлар тамашачыга ошаган рольдә генә тукталып калмас өчен, үзләрен төрле амплуада сынап карарга тиеш. Тәвәккәлләргә, сине башка рольдә кабул итмәүләренә әзер булырга, үзең өчен яңа әйберләр эзләргә кирәк”, - ди ул.

“Россия кинематографиясен һәм режиссурасын киң мәгънәдә, гаммәви психология буларак аңлаучыларны хәзер бармак белән генә санарлык. Минемчә, режиссерның артист белән эшләвенең төп максаты — аның яшерен талантларын ачу һәм үстерү”, - диде Дмитрий Дюжев. Ул “Нашла коса на камень” спектаклендә Савва Васильков ролен башкара һәм моның өчен махсус татар сүзтезмәләрен дә өйрәнгән, чөнки алар А.Н. Островский әсәрендә язылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot