news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү галимнәре Татарстанда кар барсын үрчетү үзәге ачу проектын хуплый

Анда Россия Фәннәр академиясе белгечләре дә, Татарстан галимнәре дә үзләренең тикшеренүләрен алып бара алачак, дип фаразлана.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанның кар барсы, ягъни ирбис үрчетү үзәге ачарга теләге зур. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция мәсьәләләре институты (Мәскәү) директоры Вячеслав Рожнов белән очрашуда белдерде.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда республикада кар барслары үрчетү үзәге булдыру проекты буенча фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугаты хезмәте.

Элегрәк бу проект Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында каралган. Рөстәм Миңнеханов әлеге үзәкне оештырган очракта, Россия Фәннәр академия карамагындагы Экология һәм эволюция мәсьәләләре институтының тәҗрибәсенә таянырга планлаштырылуын әйтте.

Вячеслав Рожнов Татарстанда сирәк төрдәге мәчеләрнең биологиясен өйрәнү үзәге оештырырга тәкъдим итте. Анда Россия Фәннәр академиясе белгечләре дә, Татарстан галимнәре дә үзләренең тикшеренүләрен алып бара алачак, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot