Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү галимнәре татар язучысы Салават Юзеев китабыннан "музыкаль код" эзли
Мәскәү дәүләт университеты галимнәре Салават Юзеевның «Үлгәннәрне бүлдермә» («Не перебивай мертвых») романы буенча фәнни эш язган.
(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәү дәүләт университеты галимнәре рус телендә язучы Салават Юзеев китабыннан “музыкаль код” эзли. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты доценты, филология фәннәрне кандидаты Ирина Монисова һәм яшь галимә Диана Сырысева Салават Юзеевның «Үлгәннәрне бүлдермә» («Не перебивай мертвых») романы буенча фәнни эш язган.
Әлеге фәнни эш “Эпик текст партитура кебек: сәнгать синтезы яссылыгында Салават Юзеевның «Не перебивай мертвых» романы” дип атала һәм «Бүгенге көнчыгыш сәнгате» халыкара конференциясендә тәкъдим ителә. Конференция программасы Көнчыгыш дәүләт музееның рәсми сайтында урнаштырылган.
“Татар кинорежиссеры Салават Юзеевның әдәби иҗаты сәнгатьтә синтез проблемалары һәм мәдәниятара багланышлар турында фикер йөртергә мул азык бирә”, – дип аңлатып үтә галимнәр докладның асылын. Алар татар тарихына һәм бүгенгесенә багышланган әдәби әсәрнең рус телендә язылуын да, әдәби текст язганда сәнгатьнең визуаль һәм аудио төрләрен дә куллануын ассызыклый. “Доклад С.Юзеев романында Европа классикасы белән халык иҗатын берләштергән музыкаль лейтмотивлар системасы аша һәм полифоник текстның макропоэтикасы югарылыгында музыкаль «код» ны ачыклауга багышлана”, – диелә фәнни эшнең аңлатмасында.
“Роман 2008 елда ук язылган. 2010 елларда булса кирәк, “Топас” әдәби-фәлсәфи интернет-журналда чыкты, ә моннан берничә ел элек “Казан утлары” журналында басылды. Җәмәгатьчелек тарафыннан романга карата игътибар сизелмәде, укылмады да кебек. Ә бит уку гына түгел, өйрәнәләр дә икән әле. Роман буенча фәнни эшнең фәнни-гамәли конференцияләр программасына кертелүе турында икенче тапкыр ишетәм. Мәскәүдәге конференция программасы минем өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә язучы Салават Юзеев.
“Галимнәр әсәрне көнчыгыш белән көнбатыш кушылу, төрле сәнгать төрләренең кушылуы яссылыгында карыйлар, күрәсең, шул яктан аларда кызыксындыру тудыргандыр, – дип фаразлый автор. – Анда мифология, этнография күп булуы галимнәр игътибарын җәлеп иткән булуы бар. Сюжет буенча төрле тарихи чорларда берничә буынның язмышы сурәтләнә. Алар моны эпиклык дип атый”.
Салават Юзеев – татар кинорежиссеры, драматург, рус телендә иҗат итүче татар язучысы, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның улы. “Корбан-роман” тулы метражлы фильмы, “Татарометражкалар”, күп санлы документаль фильмнар һәм кыска метражлы нәфис фильмнар авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз