news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүгә Чыршы бәйрәменә барачак 400 дән артык балага “Федераль пассажир компаниясе”нең Горький филиалы хезмәт күрсәтәчәк

Балаларны ташу өчен соңгы елларда гына кулланылышка кергән вагоннар файдаланылачак

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). 25 декабрьдә Мәскәүдә -Дәүләт Кремль сараенда узачак Чыршы бәйрәменә барачак 400 дән артык балага “Федераль пассажир компаниясе”нең Горький филиалы хезмәт күрсәтәчәк. Владимир, Түбән Новгород, Казан, Киров, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижевски тимер юл станцияләреннән башкалага юл алучы балаларны психологик һәм педагогик әзерлек узган проводниклар, медицина, полиция хезмәткәрләре озата барачак.
Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, балаларны ташу өчен соңгы елларда гына кулланылышка кергән вагоннар файдаланылачак. Вагоннардагы өске урыннар балалар егылып төшмәслек итеп махсус җиһазландырылачак. Юлда балаларны өч тапкыр ашату каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot