news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү филармониясе янында Хворостовский белән хушлашырга теләгән кешеләрдән чират җыелды

Дмитрий Хворостовский баш миендәге яман шештән 55 яшендә дөньядан китте.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Мәсәкү филармониясе 22 ноябрьдә баш миендәге яман шештән үлгән опера җырчысы Дмитрий Хворостовский белән хушлашырга теләгән йөзләгән кешене сыйдыра алмады, дип хәбәр итә Газета.Ru.

Филармония бинасы янында чират хасил булды. Биредә мәшһүр музыкант башкаруында җырлар яңгырый. Бинада артистның портреты һәм «Мәңгегә сезнең белән» дигән сүзләр язылган плакат эленеп тора.

Мәшһүр баритон Новодевичье зиратында легендар җырчы Федор Шаляпин кабереннән ерак түгел урында җирләнәчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot