news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәскәү егетләре” төркеме Сергачның балалар йортындагы сабыйларны Яңа ел белән котлады

Татар мәдәни үзәге җибәргән һәм үзебез әзерләгән бүләкләрне тапшырдык, Кыш бабай, Кар кызы катнашуында төрле уеннар уздырдык, диде төркем җитәкчесе.

“Мәскәү егетләре” төркеме Сергачның балалар йортындагы сабыйларны Яңа ел белән котлады

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). “Мәскәү егетләре” төркеме Сергачтагы балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларны Яңа ел белән котлап концерт куйды. Бу хакта “Татар-информ”га “Мәскәү егетләре” төркеме җитәкчесе Рафек Вәлитов хәбәр итте.

“Яңа елның кичендә Түбән Новгород өлкәсе Мәдәнә авылында концерт куйдык та, икенче көнне Сергачтагы балалар йортына барып балаларны бәйрәм белән котладык. Татар мәдәни үзәге җибәргән һәм үзебез әзерләгән бүләкләрне тапшырдык. Кыш бабай, Кар кызы катнашуында төрле уеннар уздырдык”, - диде Рафек Вәлитов.

Төркемнең җитәкчесе әйтүенчә, шул ук көнне “Мәскәү егетләре” Уразавылда урнашкан картлар йортында концерт куйган. “Өлкәннәрнең хәлләрен белдек, бүләкләр бирдек. Бергә җырладык, биедек”, - диде ул.

“2 гыйнварда Мәдәнә авылында Тау шуу бәйрәме оештырдык. Урамда импровизацион сәхнә эшләдек. Шушы сәхнәдә “Мәскәү егетләре” белән концерт куйдык, Альберт Мусавиров исемле егетебез уеннар уйнатты, төрле ярышлар оештырды”, - дип әйтте Рафек Вәлитов.

Оештыручы сүзләренчә, бәйрәмдә махсус әзерләнгән мәйданда балалларны атларда йөртү каралган булган. “Күп кенә кеше таудан шуды. Килгән якташларыбыз баянчыга кушылып мишәр такмакларын җырлады”, - дип уртаклашты ул.

"Авылдашларыбыз белән ел саен 2 гыйнварда шундый бәйрәм уздырырга сөйләштек. Киләсе елга без үзебезнең хатабызны төзәтеп, намаз укучылар өчен аерым мәйданчык булдырырга уйлыйбыз. Чөнки быел килгән 400гә якын кеше арасында намаз укырга теләк белдерүчеләр күп булды”, - диде җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100