news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү делегациясе Елга портында “Булгария” корбаннарын искә алды

Фаҗигадә һәлак булучылар истәлегенә суга веноклар төшерелде

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мәгълүм булганча, бүген Казанда Мәскәү көннәре башланып китте. Шул уңайдан Мәскәү мэры урынбасары Александр Горбенко җитәкчелегендә рәсми делегация Татарстан башкаласында эшлекле сәфәр кыла.
Мәскәү Хөкүмәтеннән рәсми затлар, бизнес-бергәлек, мәдәният-сәнгать өлкәсе, татар милли-мәдәни мөхтәрият вәкилләре программа кысаларында Казанның Елга портына барып, “Булгария” теплоходында һәлак булучыларны искә алды. Мәскәү кунакларын ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева озатып йөрде. Иң элек А. Горбенко, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Зилә Вәлиева һәм башка кунаклар фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды, аннан соң Иделгә Татарстан Республикасы һәм Мәскәү Хөкүмәтләреннән ике венок төшерелде. Кунаклар суга икешәр канәфер чәчәген дә салды.
“А. Горбенко Зилә Вәлиевага Мәскәү Хөкүмәте исеменнән, “Булгария” белән булган фаҗига аркасында әтисез һәм әнисез калган алты ятим балага 60 мең сумлык сертификат тапшырды. Балаларның һәркайсына 10 ар мең сум акча күчереләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot