news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә югары мода фестивалендә татар киемнәре коллекциясе тәкъдим ителгән

Татар киемнәре коллекциясенең авторы Әдилә Зәбирова фестивальнең “Заманча киенү модасында милли мотивлар” дип аталган юнәлешендә катнашкан.

Мәскәүдә югары мода фестивалендә татар киемнәре коллекциясе тәкъдим ителгән
Рамиль Гали/архив

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Мәскәүдәге Милләтләр йортында узган мода фестивалендә “Татар кызы-2018” бәйгесенең Мәскәү лигасы җиңүчесе Әдилә Зәбирова заманча татар киемнәре коллекциясен тәкъдим иткән. Бу хакта “Татар-информ”га Әдилә Зәбирова үзе хәбәр итте.

Ул бәйгенең “Заманча киенү модасында милли мотивлар” юнәлешендә катнашкан.

  • Милли киемнәр бәйгесе 15 декабрьдә Мәскәүдәге Милләтләр йортында узган. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән рәссам-модельерлар үз иҗаты белән таныштырган.

“Математика белән физиканы тирәнтер өйрәнү лицеен тәмамласам да, иҗат белән бик кызыксынам. Миңа рәсем ясау, шигырьләр язу, тегу, чигу бик ошый. Хәзер ала торган югары белемнәремнең берсе әдәбият һәм сәнгать белән бәйле. “Татар кызы-2018” бәйгесеннән соң мин көн дә кияргә яраклы булган заманча киемнәр тегәргә булдым”, - диде Әдилә Зәбирова.

Татар коллекциясе авторы сүзләренчә,бу аның мода өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе. “Бәйгедә катнашачагымны һичкем белмәде. Костюмнарның фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштыргач, танышларым, фотоларны күреп, шаккатты. Төрле чараларда чыгыш ясарга тәкъдим итә башладылар. Идеямне тормышка ашыруда әнием булышты. Аңа чиксез рәхмәтлемен”, - диде ул.

“Бүгенге яшь татар кызы, иртәгә кияүгә чыгып гаилә корачак, әни булачак. Һәм аның бурычы – мәдәниятебезне популярлаштыру, саклап калу һәм киләсе буынга җиткерү”, - дип уртаклашты Әдилә Зәбирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100