news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә өйләргә яңадан җылылык бирделәр

Хакимият салкынайту сәбәпле ягу сезонын яңадан башлау карарын кабул иткән.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Мәскәүдә ягу сезоны яңадан башланды: хакимият әлеге карарны салкынайту сәбәпле кабул иткән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Искәртеп үтик, башкалада һава торышы 20 градустан артык җылынгач, май башында йортлар җылытудан туктатылган иде. Башкала хакимияте карары белән җылылык системасы җәйге режимга күчте. Җылылык 71 мең бинада сүндерелеп, шуларның 33 меңе торак йортлар булган.

Бүген, салкынайту сәбәпле, социаль өлкә объектларына да, торак фондына да җылылык бирә башлаячаклар. Энергетиклар җылылык көн азагына биреләчәк, дип җиткерә.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә Җиңү көне 1945 елдан билгеләп үтелә торган бәйрәм тарихында иң салкыны булды – башкалада кичә максималь һава температурасы 3,9 градус кына иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot