news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә яшьләрне таныштыру максатыннан оештырылган «Аулак өй»дә зур бәхәс чыккан

Бүген бәхәскә нокта куярга җыеналар.

Мәскәүдә яшьләрне таныштыру максатыннан оештырылган «Аулак өй»дә зур бәхәс чыккан
"Татар-информ" архивыннан

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәскәү татарлары штабында яшьләрне таныштыру максатыннан оештырылган «Аулак өй»дә зур бәхәс чыккан. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев сөйләде.

«Татар кешеләренең башка милләт вәкилләренә өйләнүе һәм кияүгә чыгуы турында сүз башлангач, танышу кичендә зур бәхәс чыкты. Берәүләр гаиләне һәм бала табуны өстен күрсә, икенчеләр — Коръән буенча яшәүне дөрес саный», — диде ул.

Рөстәм Ямалиев сүзләренчә, әлегә мәсьәлә хәл ителмәгән, һәр як үз фикерендә калган. Бәхәскә нокта куяр өчен бүген «Аулак өй»дә Коръәнне тәрҗемә иткән Иман Валерия Порохованың ире, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе баш мөхәррире Мөхәммәд Сәид Әл-Рошд һәм дин әһелләре катнашачак.

«Хәзрәтләр әзерләнеп киләчәк. Бүген без бу темага нокта куярга исәплибез», — дип сөйләде Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot