news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Яшьләр советы онлайн-ифтар уздырды

Быелгы ифтар «Аралашу-Тарих-Үсеш» девизы белән узды.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы онлайн ифтар уздырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттәгечә, яшьләр ифтарлары билгеле бер девиз белән узды. Бу елның девизы - «Аралашу-Тарих-Үсеш». Аралашу гына түгел, дөрес аралашу да мөһим. Бу вакытта бер-береңне рәнҗетмичә, әңгәмәдәшең белән тагын сөйләшү теләге туып калырлык итеп аралашырга кирәк.

Аякта нык басып тору өчен без бөек тарихыбызны белергә һәм истә тотарга тиеш. Без геройларыбызны күңелдә сакларга һәм белергә, үзебезнең бөек милләт, бөек ил кешесе булуыбызны тоярга тиешбез.

Яшьтән үк үзеңдә үзеңне үстерү гадәтен формалаштырырга кирәк. Даими рәвештә үсәргә. Ул чакта без, чыннан да, көчле булачакбыз.

Без кызыклы программа уйлап табарга тырыштык: яңа белемнәр алыгыз, үз көйләребезне тыңлагыз һәм аралашыгыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100