news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә яшәүче татар хатыны мөслимәләр өчен такси хезмәте ачкан

Компания мөслимәләр өчен такси, автоняня хезмәте күрсәтә, күченгән вакытта, авыр әйберләр ташуда ярдәм итә.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә мөслимәләр өчен ислам кануннары нигезендә хезмәт күрсәтә торган хәләл такси компаниясе барлыкка килде. Компаниягә Мәскәү татары Эльвира Ишмөхәммәтова нигез салган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Компания мөслимәләр өчен такси, автоняня хезмәте күрсәтә, күченгән вакытта, авыр әйберләр ташуда ярдәм итә. Кагыйдә буларак, төп клиентлар мөселман хатын-кызлары. Башкаладагы күпчелек мөслимәләргә хатын-кызлар өчен такси шәһәр буйлап йөрү мәсьәләсен хәл итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot