Мәскәүдә ясалган чүлмәкләрне Чирмешәндә саталар
Чирмешәндә үткән атна якшәмбесендә Самара, Оренбург, Башкортстан, Казан, Әлмәт, Кукмара һәм башка шәһәр һәм районнардан килгән эшмәкәрләр дә сату итте
(Чирмешән, 21 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә үткән атна якшәмбесендә Самара, Оренбург, Башкортстан, Казан, Әлмәт, Кукмара һәм башка шәһәр һәм районнардан килгән эшмәкәрләр дә сату итте. Ярминкә мәйданында буш урын калмады да.7-8 кеше бал һәм суелган казлар сатты, балның өч литрлы банкадагысы өчен - 1000, ә казларга 1300-1600 сум сорадылар, дип яза җирле басма.
Мәскәүдә балчыктан ясалган чүлмәкләр, кувшиннар, Ростовтан – егерме төрле хәлвә, Самарадан машина-машина алма алып килгәннәр. Сайлап алырлык.
Ярминкәдә кәбестә, балык, ит, картиналар, тәрәзә челтәрләре, бозаулар, җиләк-җимеш, кием-салым, он да бар иде.