Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр өчен “акыллы” беләзекләрне сыныйлар
Алар янгын сүндерүчеләрнең операция вакытында кайда булуларын күзәтә ала.
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр өчен “акыллы” беләзекләрне сыныйлар. Алар янгын сүндерүчеләрнең сәламәтлеген, операция вакытында кайда булуларын күзәтә ала. Бу хакта НСН җиткерә, дип яза “Известия”.
“Беләзектә GPS/ГЛОНАСС-приемник урнаштырылган. Әгәр дә беләзекле хезмәткәр 30 секунд кымшанмыйча торса, куркынычсызлык мобиль постына кисәтү хәбәре килә. Моннан тыш, хезмәткәр үзе дә кисәтү хәбәрен җибәрә ала – аны постта да, хезмәттәшләре дә ишетәчәк”, - диелгән хәбәрдә.
Беләзек 30 градус салкыннан 55 градус җылылыкка кадәр куркынычсызлык мобиль постыннан 50 чакрым арада эшли ала.
Беренче булып беләзекләрне Зеленоградта 213нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре сыный башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз