news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Виталий Чуркинга һәйкәл куярга тәкъдим итәләр

Һәйкәл кую тәкъдиме белән җәмәгать оешмалары чыккан.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Күренекле Россия дипломаты Виталий Чуркинга Мәскәүдә һәйкәл барлыкка килергә мөмкин. Тиешле тәкъдимне Мәскәү шәһәре думасы вәкилләре ирештергән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

“Российская газета” хәбәрчесенә шәһәр парламентының монументаль сәнгать буенча комиссия рәисе Игорь Воскресенский әйтүенчә, әлеге тәкъдим белән җәмәгать оешмалары чыккан. Дипломат истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан мемориаль такта кую яки һәйкәл урнаштыру вариантларын карарга була. Вознесенский җиткерүенчә, мемориаль такта куюны Мәскәү хөкүмәте комиссиясе карый. Ә һәйкәлгә килгәндә, бу мәсьәлә шәһәре думасы профильле комиссиясе компетенциясендә.

Искәртеп үтик, Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы даими вәкиле Виталий Чуркин 20 февральдә 65 яше тулырга бер көн кала вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot