news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Вена операсы солисткасы Аида Гарифуллинаның беренче концерты уза

Опера җырчысы “булачак концерттан искиткеч сөенеч һәм дулкынлану кичерүен” хәбәр иткән.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Вена операсы солисткасы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Аида Гарифуллина чәршәмбе көнне Мәскәүдә, консерваториянең Зур залында концерт куя. Бу хакта чараны оештыручыларның матбугат хезмәтендә хәбәр ителә, дип яза ТАСС.

“Биредә рус музыка мәдәниятының эталон традицияләре формалашкан. Шуның өстәвенә Мәскәүдә зәвыклы тамашачы. Биредәге чыгышымны халыкара конкурста җиңгән кебек кабул итәм”, - дип китергәннәр Гарифуллина сүзләрен матбугат хезмәтендә.

Опера җырчысы “булачак концерттан искиткеч сөенеч һәм дулкынлану кичерүен” хәбәр иткән.

Концертта Е. Ф. Светланов исемендәге Дәүләт академия симфоник оркестрына кушылып, П. И. Чайковский, Н. А. Римский-Корсаков, Дж. Верди һәм Дж. Пуччини ария һәм романслары яңгыраячак.  Дирижер Германиядән маэстро Йохен Ридер булачак.

Аида Гарифуллина Россия сопрано-җырчысы. 2013 елда Мариин театры сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев чакыруы буенча, Петербург сәхнәсендә Моцарт опера-буффы "Фигаро туе"нда Сюзанна булып чыгыш ясады.

Шул ук елны җырчы Веронада Operalia халыкара бәйгедә җиңү яулады. 2014-2015 ел сезоныннан башлап, Вена операсы солисткасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100