news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә узган гарасаттан үлүчеләр саны 18 кешегә җиткән

Шәһәр хастаханәләрендә хәзерге вакытта гарасатта зыян күргән тагын 5 кеше дәвалана.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). 29 майда Мәскәүдә узган гарасатта зыян күрүчеләрдән тагын берсенең башкала хастаханәсендә гомере өзелгән. Бу хакта “Российская газета”га шәһәр сәламәтлек саклау департаментыннан җиткергәннәр.

"Мәскәү табиблары мөмкин булганның барысын да эшләде, кызганыч, пациент үлде”, – дип хәбәр итәләр идарә тармагы матбугат хезмәтендә, дип яза әлеге басма. Шулай ук шәһәр хастаханәләрендә хәзерге вакытта гарасатта зыян күргән тагын 5 кеше дәвалануын җиткергәннәр.

Искәртеп үтик, гарасатта моңа кадәр 17 кеше үлүе җиткерелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot