news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә узган фестивальдә катнашучылар Түбән Новгородта туган якташларын искә алды

Кичәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, шулай ук тумышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән булган иҗади яшьләр чыгыш ясады.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 1 февраль көнне Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Түбән Новгород татарларының «НижгарЧәй» фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар атаклы якташларын – Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов, Зиннәтулла Билалетдиновны, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройларын искә алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Кичәдә тумышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән булган иҗади яшьләр - Айдар Аймалетдинов, Камил Orlando, Rustam Rush, Камил Фәхретдинов, Ләйсән Абдуллина, Ләйлә Әндерҗанова, Ильмира Измайлова һ.б. чыгыш ясады.

Фестивальдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина да катнашты. Кичә дискотека белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100