Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә узачак “Татар кызы – 2019” бәйгесе финалының жюри әгъзалары билгеләнде
Бәйгенең финал концерты 23 июнь көнне 16:00да Татар мәдәни үзәгендә узачак.
(Мәскәү, 15 июнь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). “Татар кызы – 2019” сәләт һәм матурлык бәйгесенең Мәскәү региональ этабы финалы жюри әгъзалары билгеләнде . Бу хакта Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узган мәгълүмат конференциясендә билгеле булды.
“Жюри составына филология фәннәре кандидаты Ландыш Латфуллина, Татарстан Республикасы лаеклы мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев, Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, танылган җырчылар Айрат Сафин, Радик Яруллин, Загир Зайнетдин керәчәк”, - диде Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин
Мәгълүмат конференциясендә спикер һәм танылган китаплар авторы Зилә Галәветдинова, популяр татар җырчысы, продюсер Гүзәлия, яшь җырчылар, конкурсның оештыру комитеты әгъзалары һәм бәйгенең финалына узган 10 кыз катнашты.
Бәйгенең финал концерты 23 июнь көнне 16:00да Татар мәдәни үзәгендә узачак. Һәр кызга да аерым бер номинациядә җиңүче исеме биреләчәк. Конкурсның Мәскәү турында җиңүчесе Ижевскида узачак “Татар кызы – 2019” финалында катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз