news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә узачак «Сабантуй-2019» халыкара фестивалендә Элвин Грей катнашачак

Мәскәүнең «Сабантуй 2019» халыкара фестивале 6 июль көнне «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак.

Мәскәүдә узачак «Сабантуй-2019» халыкара фестивалендә Элвин Грей катнашачак
Рамиль Гали

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 2019 елның 6 июлендә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә Мәскәүнең «Сабантуй 2019» халыкара фестивале узачак. Бу хакта Мәскәү шәһәренең Региональ иҗтимагый оешмасы - татар милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традиция буенча «Сабантуй-2019» концерт мәйданчыкларында эстрада йолдызлары, җыр һәм бию коллективлары чыгышлары узачак. Фестиваль кунаклары - Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина, Роберт Юлдашев, Альберт Җәләлов, Элвин Грей, Бабек Мамедрзаев, Кирилл Мойтон һәм Elvin Grey артистлары.

Чараны Мәскәү шәһәренең татар милли — мәдәни автономиясе, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

Быел «Сабантуй» Башкорт АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү химаясендә узачак һәм чара кысаларында фестиваль кунаклары башкорт халкының күпкырлы мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннан таныша алачак. Киләсе, 2020 елда, 5 июльдә Мәскәү Федераль Сабан туенда Татарстан АССР йөз еллыгын билгеләп үтеләчәк.

Оештыручылар Сабантуй «шәһәре» әзерләгән. Анда бәйрәм өчен традицион мәйданчык та, «Коломенское» музей-тыюлыгының киңлекләрендә татар һәм башкорт авыллары күренешләре, аларның милли колоритлары һәм традицион халык уеннары, сувенирлар күргәзмә-сату һәм милли ризыклар белән фуд-корт, көрәш, спорт ярышлары булачак.

«Коломенское» музей-тыюлыгында балалар һәм олылар өчен уен, белем бирү һәм спорт мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк. Кунакларны «Һөнәрчеләр авылы» кебек мастер-класслар, башкаланың милли якташлары чатырлары белән «Игелекле күршеләр урамы» һәм «Зирәклек йорты» сөендерәчәк. Моннан тыш, килүчеләрне бай концерт программасы көтә.

Фестиваль кунаклары күңел ачу чараларында гына түгел, ә инновацион форматтагы бизнес-зонада яки «Проектлар аллеясында» яңа белем туплый алачак.
 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100