Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә узачак Нәүрүз бәйрәмендә Татарстан вәкилләре гөбәдия пешерергә өйрәтәчәк
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Нәүрүз бәйрәме онлайн узачак.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 21 мартта Мәскәүдә Нәүрүз халыкара яз бәйрәме онлайн узачак. Татарстан гомумшәһәр чарасында ел саен актив катнаша. Быел Татарстанда яшәүчеләр трансляцияне караучыларга агач эшкәртергә һәм татар халкының милли ризыгы гөбәдия пешерергә өйрәтәчәк.
Концертта Татарстан Җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары — «Илдан» бию ансамбле, «Идел» һәм «Мирас» вокал-хор ансамбльләре чыгыш ясаячак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар сүзләренчә, трансляция программасында милли аш-су әзерләү остаханәләре, ярышлар, уеннар тәкъдим ителәчәк. Чара иң яхшы бию һәм җыр коллективлары концерты белән тәмамланачак.
Бәйрәмне Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтә департаменты оештыра. Быел ул унбишенче тапкыр уздырыла. Турыдан-туры трансляция 21 мартта 12:00 -18:00 сәгатьләрдә navruz.moscow рәсми сайтында һәм «Одноклассники» социаль челтәрендә алып барылачак.
Нәүрүз бәйрәме язның якынлашуын һәм табигатьнең яңартылуын символлаштыра. Аны Иран, Әфганстан, Таҗикстан, Һиндстан, Төркия, Македония, Албания, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, шулай ук Россия территориясендә — Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм башка милли республикаларда билгеләп үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз