news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә утырышта Чаллы проектын кабат карау планлаштырыла

Эшче төркем раслаганнан соң проект Шуваловның Хәкүмәт комиссиясе каравына биреләчәк

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Икътисади үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышында Чллының комплекслы инвестиция планы проекты каралачак. Бу хакта бүген ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте белдерде.
Мәскәүнең Внешэкономбанк утырышы залында узачак эшче төркем утырышында ТР икътисад министры Марат Сафиуллин катнаша. Бүген Татарстан проектыннан тыш Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецки, Ярослав өлкәсе Тутаев, Вологодская өлкәсе Сокол, Самара өлкәсе Тольятти һәм Түбән Тагил шәһәрләренең инвестицион планнары проектларын карау планлаштырыла.
Эшче төркем әгъзаларының тәкъдимнәре һәм төзәтмәләре буенча Татарстан автошәһәре проектының кайбер бүлекләре эшләп бетерелгән. Эшче төркем раслаганнан соң Чаллының икътисадны модернизацияләү проекты Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Хөкүмәт комиссиясе каравына биреләчәк
Чаллы - халык саны буенча Татарстан шәһәрләре арасында икенче, бүген анда ярты миллионнан артык кеше яши. “КАМАЗ” компанияләре төркеме предприятиесендә икътисади актив халыкның 25 проценттан артыгы хезмәт куя.
Чаллы моношәһәре куелган таләпләр буенча әзерләнгән комплекслы инвестицион планының төп максаты икътисадны диверсификацияләү, югары технорлогияле производстволарда эш урыннарын саклау һәм яңаларын булдыру юлы белән халыкны нәтиҗәле мәшгульлеген тәэмин итү проблемасын хәл итүдән һ.б. гыйбарәт. Әлеге проектны гамәлгә кую нәтиҗәсендә 15,5 мең эш урыны булдыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot