news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Урман күле» яшьләр форумы узачак

Анда яңа белемнәр алу мөмкинлеге, кызыклы һәм файдалы лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар булачак.

Мәскәүдә «Урман күле» яшьләр форумы узачак

(2 февраль, «Татар-информ»). 22-24 февраль көннәрендә Домодедовода «Урман күле» өченче яшьләр форумы узачак! Бу хакта Мәскәүдәге «Бердәмлек» Татар яшьләр клубы хәбәр итә.

Традициягә әйләнгән «Урман күле» форумы кызыклы кешеләр белән танышу, аралашу, уртак проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышуны үз эченә алган.

Анда яңа белемнәр алу мөмкинлеге, кызыклы һәм файдалы лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар булачак. Шулай ук «Урман күле»ндә катнашучыларны өчен дустанә атмосфера, файдалы ял, хәләл ризыклар булдырыла.

Оештыручылар белдергәнчә, форум программасында эшлекле уеннар, файдалы лекторий, нетворкинг, татар өстәл уеннары һәм тагын бик күп кызыклы секцияләр көтелә.

Форум программасы, йөрү маршруты һәм түләү шартлары — urmankule.tatar сайтында бирелгән.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

22-24 февральдә Домодедовода “Урман күле” @urmankule өченче яшьләр форумы узачак! ⠀ “Урман күле” - кызыклы кешеләр белән танышу, аралашу, уртак проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу. ⠀ “Урман күле” - яңа белемнәр, кызыклы һәм файдалы лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар. ⠀ “Урман күле” - дустанә атмосфера, файдалы ял, хәләл ризык. ⠀ Форум программасында: эшлекле уеннар, файдалы лекторий, нетворкинг, татар өстәл уеннары һәм тагын бик күп кызыклы секцияләр. ⠀ Форум программасы, йөрү маршруты һәм түләү шартлары - urmankule.tatar сайтында 😉 ⠀ #urmankule #urmankule2020 #урманкүле #урманкүле2020 #бердәмлек #berdamlek

Публикация от Татарский молодежный клуб (@berdamlek)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100