news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы узачак

“Форумның максаты - яшьләрне татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү”, - ди проект авторы Римма Гомәрова.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы узачак. Форум Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Рәсәй мөфтиләр шурасы ярдәмендә уздырыла.

Катнашучыларны ике көнлек интенсив аралашу, проектлар күргәзмәсе, төбәкләрдәге социаль проектлар белән танышу, бизнес-уеннар, лидерлык сыйфатларын үстерү буенча остаханәләр, күренекле бизнес, сәясәт һәм сәнгать вәкилләре белән очрашу көтә. Ахырда — Мәскәү үзәгендәге җәмигъ мәчете буенча экскурсия, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә кагылышлы татар тарихы буенча лекторийлар оештырыла.

Форумга спикер буларак Дәүләт Думасының милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, эшмәкәр Вячеслав Ганиев, "Заманча" продюсерлык үзәге генераль директоры Ринат Вәлитов, "Газиз гаилә" театр студиясе җитәкчесе Тәнзилә Хөсетдинова, Мәскәү Татар КВН лигасы җитәкчесе Динар Сәлахов, Рәсәй мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һ.б чакырулы.

Проектның авторы Римма Гомәрова “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның максатларын атап китте.

“Форум әле беренче генә тапкыр уздырыла. Аның максаты - актив яшьләрне татарча проектлар белән кызыксындыру, татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү, лидерлык сыйфатларын үстерү”, - диде Римма Гомәрова

Форумга “Урман күле”нең рәсми сайтында теркәлеп була. Форумда катнашучылар саны чикле. “Урман күле”нең оештыручылары – Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Бердәмлек” яшьләр клубы Мәскәү өлкәсеннән барлыгы 50 делегат көтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100