news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Ульяновски өлкәсенең ике вәкиле дә - милләттәшләребез

Мәскәүдә Ульяновски өлкәсенең ике вәкиле дә - милләттәшләребез

(Ульяновски, 1 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Өлкәнең яңа губернаторы Сергей Морозов, ант кабул итеп, үз вазифаларына керешү тантанасында ук татар егете Шамил Идрисовны өлкәнең Россия хөкүмәте каршында үз вәкиле итеп билгеләгән иде. Ул бу вазифага шунда ук кереште. Ә менә Федерация Шурасына өлкә вәкиле итеп билгеләнгән Рөстәм Шияновны, Федерация Шурасы рәисе Сергей Миронов нигәдер кабул итәргә теләмәде. Имеш, Рөстәм Шиянов Ульяновскида түгел, Самарада яшәгән, ә вәкил булыр өчен җирле кеше кирәк. Мондый дәгъваны аңлау кыен, чөнки моңа кадәр генерал Шаманов җибәргән генерал Александр Калита да Ульяновскиныкы түгел иде, ләбаса.

Ниһаять, 4 айдан артык көткәннән соң, татар егете Рөстәм Шиянов Ульяновски өлкәсенең Федерация Шурасындагы вәкиле сыйфатында танылу тапты. Өлкәнең төп рәсми басмасы “Народная газета” моны Сергей Морозовның җиңүе дип белдерде.

Татар җәмәгатьчелеге фикеренчә, губернатор Сергей Морозов татар егетләренең ышанычлы булуына ышана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100