news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә туристлар утырган автобус белән авария булган

Автобус яктырткыч фонарь баганасына бәрелгән.

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Мәскәүнең Перово районында туристлар утырган автобус яктырткыч фонарь баганасына бәрелгән. Авариядә унбиш кеше имгәнгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Агентлыкның экстрен хезмәтләрдәге чыганагы сүзләренчә, авария Энтузиастлар шоссесында 60нчы номерлы йорт янында булган.

"Автобуста Кытайдан килгән 32 кеше булган, аларның унбише җиңелчә имгәнгән", диелә бу хәбәрдә.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot