news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Тукай һәйкәле янындагы ут баганалары эшли башлады

2011 елда ачылган һәйкәл моңа кадәр кич һәм төнлә караңгылык эчендә утырды.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”) Мәскәү шәһәрендәге Габдулла Тукай һәйкәле төнге караңгылыктан, яктылыкка чыкты, ягъни һәйкәл янындагы электр ут баганалы, ниһаять, эшли башлады, дип хәбәр итә шәһәрнең Замоскворечье районы управасы.

Мәскәү шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл 2011 елда ачылган иде. Аны Россия башкаласына Татарстан Хөкүмәте бүләк итте. Ләкин Новокузнецк урамы белән Кече Татар тыкрыгы киселешендә урнашкан һәйкәл янындагы дүрт багана һаман матурлык өчен генә торды, тирә-якны яктыртмады. Моның сәбәбен подрядчик һәйкәлне хезмәт күрсәтүче оешмага тапшырмавы белән аңлаталар. Хәзер районның “Жилищник” дәүләт оешмасы бөтен кирәкле эшләрне башкарып чыккан.

“Баганаларга электр уты тоташтырылды. Хәзер сәнгать сөючеләр бөек шагыйрьнең истәлеген лаеклы төстә саклый, аның мәдәнияткә керткән өлешен бәяли ала, һәйкәл янында утырырга, ял итәргә дә уңайлы булды”, – дип белдергән “Жилищник” оешмасының килешүләр бүлеге башлыгы Дмитрий Федоров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100