news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Ту-154 очкычы бортында табылган үзязгычны тикшерә башлаганнар

Анда язылган мәгълүматлар фаҗига сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Сочида фаҗигага юлыккан Ту-154 очкычы бортындагы үзязгыч Мәскәүгә китерелгән, дип хәбәр итә Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколов.

Мәгълүмат туплагыч һава судносы эше параметрларын фаҗигага юлыкканчыга кадәр фиксацияләгән. Анда язылган мәгълүматлар бик мөһим һәм алар фаҗига сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк. Белгечләр бүген үк язмаларны туплаган үзязгычны ачыклауга керешәләр.

Искәртеп үтик, элек белгечләр фикеренчә, Кара диңгез өстендә булган авиаһәлакәт пилотлар уң якка маневр ясаганда булган дип хәбәр ителгән иде. Ту-154 койрыгы як-якка болганып барган. Борылыш ахырында очкыч сул ягы кыегаеп, сәгатенә 510 километр тизлек белән су өстенә бәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot