news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә ТРның РФдагыТулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстанның Бруней белән хезмәттәшлеге хакында фикерләштеләр

РФның Бруней-Даруссам Дәүләтендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашу узды

(Мәскәү, 18 февраль, «Татар-информ»). Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Федерациясенең Бруней-Даруссам Дәүләтендәге яңа билгеләнгән Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владлен Семиволос белән очрашты. Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узган очрашуда тулы вәкаләтле вәкилнең халыкара һәм икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Булат Миңнуллин да катнашты,  дип хәбәр итә әлеге вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Очрашу барышында Татарстан белән Бруней арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Аерым алганда, Бруней бизнес-берләшмәләре өчен Татарстанда урнашкан "Алабуга" һәм "Иннополис" махсус икътисади зоналарына, шулай ук "Смарт Сити Казань" проектына инвестиция кертү мөмкинлеге каралды.

Моннан тыш, яклар ислам банкингы, ике яклы туристлар агымын оештыру, нефть эшкәртү һәм нефть-химия сәнәгате өлкәсендә белгечләр һәм технологияләр алмашу өлкәсендә дә шактый хезмәттәшлек потенциалына ия. 

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге "Россия һәм Ислам дөньясы" эшче төркеме дә мөнәсәбәтләрне үстерүдә перспективалы мәйданчык булырга мөмкин.

Очрашу азагында Равил Әхмәтшин Бруней эшлекле даирәләрен VII Россия халыкара икътисади саммиты һәм агымдагы елның 15-16 июнендә көтелгән "KazanSummit"та катнашуга җәлеп итү белән кызыксыну белдерде.                        .  

news_right_1
news_right_2
news_bot